+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 Май 2022, 18:10

Җиләк гөлләмәсендә күңелсез “сюрпризлар” булуы ихтимал

Русиялеләр чәчәкләргә альтернатива сыйфатында еш куллана торган шоколадтагы җиләк-җимеш гөлләмәләрендә күңелсез “сюрпризлар” яшеренүе ихтимал. Бу хакта табиб-диетолог, Русиянең диетологлар һәм нутрициологлар ассоциациясе әгъзасы Наталья Круглова сөйләде.

Җиләк гөлләмәсендә күңелсез “сюрпризлар” булуы ихтимал
Җиләк гөлләмәсендә күңелсез “сюрпризлар” булуы ихтимал

Ул билгеләп үткәнчә, мондый десертларның саклау срогы бик кыска. Шул ук вакытта аларны суыткычта гына тотарга кирәк, температура дүрт градустан да югары булмаска тиеш.

- Җиләк бик тиз бозылу сәбәпле, анда черек, яки күгәрек кебек “сюрпризлар» булырга мөмкин. Шул ук вакытта, әгәр алар шоколад белән капланган икән, җиләк-җимешнең тышкы кыяфәтен бәяләү кыен, - дип саный белгеч.

Шулай ук Наталья Круглов, җиләк капланган глазурьның аларның ни дәрәҗәдә яхшы юылган булуын бәяләргә мөмкинлек бирми, дип ассызыклады.

Санитар нормаларны бозып әзерләнгән, яки сакланган десертны куллану, аерым алганда, эчәк инфекциясенә китерергә мөмкин, дип өстәде диетолог. Җиләк бәйләмен сатып алганда белгеч аның тышкы кыяфәтенә һәм саклау шартларына игътибар итәргә, шулай ук сатучыдан, яки төргәктә яраклылык вакытын ачыкларга киңәш итте.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: