+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
24 Май 2022, 07:05

Кервель кан басымын җайга сала

Бу файдалы үләнне Кавказ ягы халыклары белмичә кулланмыйдыр.

Кервель кан басымын җайга салаКервель кан басымын җайга сала
Кервель кан басымын җайга сала
Бу яшел аштәмләткеч әлегә бакчачылар арасында петрушка яки укроп кебек үк популярлык алмаган. Кервель яшел аштәмләкечләрне күпләп куллана торган Кавказ ягы халыкларында киң таралган. Бу халыкның озын гомерле булуы да яшелчә-җимешләрне, яшел тәмләткечләрне күпләп ашарга яратуына бәйледер, мөгаен. Кервельның да файдалы булуын яхшы белә алар.

Кервель беренче карашка петрушкага охшап тора. Тик аның тәме бөтенләй икенче: үзенең хуш исе бар, аз гына әнис тәме дә сизелә. Бу тәмләткеч беренче һәм икенче ашлар пешергәндә, салат һәм соус әзерләгәндә кулланыла. Бәрән һәм тавык итен пешергәндә тәмләткеч буларак аеруча яхшы.

Чынлап та, кервель - бик файдалы үсемлек. Ул кан басымын җайга сала, начар холестеринны бетерә, ашказан, йөрәк авыруы белән җәфаланучылар өчен файдасы бар, иммунитетны күтәрә.

Гадәттә, бакчачылар яшел тәмләткечләрне яздан башлап берничә тапкыр чәчәргә өлгерә. Баштагылары картаеп, чәчәк ата башлаганда икенчеләре үсеп җитә. Шуңа күрә кервельне утыртырга әле дә соң түгел. Ул - салкын яратучан үсемлек, күләгә урыннарда да яхшы үсә. Орлыгын чәчкәч, ике атнадан беренче шытымнары күренә башлый. Чәчәк атканчы яшел яфракларын кулланырга мөмкин. Аның яфракларын вак кына турап, кышкылыкка туңдыргычка куярга да була.

 
 
 
Фото: domloot.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас