-16 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 Май 2022, 16:02

Каты чәй эчмәгез!

"Кара яндырып" чәй эчәргә яратучылар, бу киңәш сезнең өчен!

Каты чәй эчмәгез!
Каты чәй эчмәгез!

Бик каты чәй эчүнең куркыныч булырга мөмкинлеген белдерә невролог Валентина Исаева.

- Мондый эчемлекне чамадан тыш куллану сәламәтлек, шул исәптән ашкайнату белән дә проблемаларга китерергә мөмкин, чөнки чәйдә булган кофеин кислоталы рефлюкс, ялкынсыну, гастрит һәм ашказаны җәрәхәтенә китерергә мөмкин. Моннан тыш, каты чәй нерв системасына начар йогынты ясый, шуңа бәйле рәвештә йокыны бозарга һәм хәтта артык борчылу өянәге дә башланырга мөмкин.

Исаева каты чәйне артык куллану биз кытлыгы, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бавыр, сөякләрнең һәм тешләрнең ныклыгы белән бәйле проблемалар китереп чыгаруын да әйтә. Күңелсез хәлләр булмасын өчен бер көн эчендә биш стаканнан да артык чәй эчәргә ярамый. Шулай ук 18:00 сәгатьтән соң да әлеге эчемлекне куллануны булдырмаска кирәклеген белдерә ул.

Фото: daily-go.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас