+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 Май 2022, 14:44

Ни өчен бройлерлар аяктан яза?

Бройлер чебешләрен үстерүдә берничә киңәшне истә тотарга кирәк.

Ни өчен бройлерлар аяктан яза?
Ни өчен бройлерлар аяктан яза?

Бройлер чебешләрен сатып алганда сәламәт күренәләр, әмма берникадәр вакыттан алар аяксызлана. Мондый хәл еш очрый, шулай бит? Кошчылыкта эшләүчеләр мондый очракта хуҗаларны гаепли. Кошларны дөрес тукландырмау, аларның яшәү урыннары кошларга туры килмәү әле хәлләргә сәбәпче булуын әйтә алар.

Бройлерларның аяксызлануы түбәндәге сәбәпләр буенча булырга мөмкин.
1. Аларга яшәү өчен уңайлы шартлар булдырмау.
2. Витаминнар җитмәү.
3. Рахит авыруы.
4. Авырулардан профилактикаламау.

Әлеге сәбәпләр арасында иң еш күзәтелгәне - бройлерларга уңайлы шартлар тудырмау.
Кошларны тыгыз урында үстермәгез. Алар йөрергә тиеш. 30 баш чебеш 1 квадрат метрдан да ким булмаган урында торырга тиеш. Алар үскән саен әлеге мәйданда 10 гына кош калсын.

Бройлер организмында витаминнар һәм минераллар җитәрлек булмаган очракта, алар аяксызлана. Кошларның азыгы витаминнарга бай булырга тиеш.

D төркеме витаминнары җитмәгәндә, рахит барлыкка килергә мөмкин. Кош кояш нурлары астында җитәрлек булсын, аның йогынтысында D витамины синтезлана. Кояш нуры җитмәгәндә үсеш тә тукталырга мөмкин.

Шәхси хуҗалыкта бройлер үстергәннәр нинди киңәшләр бирә соң?

"Ветаптекаларда шешәләрдә 100 граммлы кальций сатыла. Шуны 5 литр суга салып чебиләргә бирергә кирәк. Суны эчеп бетермичә башкача су салмагыз", - ди Сәлимә Вәлиева.

"Бройлерлар һәрвакыт коры җирдә булсын. Моның өчен опилка куллану яхшы", - ди Фаил Лотфуллин.

Ә сез нинди киңәшләр бирер идегез?

Фото: ok.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: