+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 Май 2022, 08:40

Йокы туймау онкологиягә китерергә мөмкин

Табиб-сомнолог, йокы медицинасы үзәге җитәкчесе Александр Калинкин йокы туймауның куркыныч нәтиҗәләре турында сөйләде.

Йокы туймау онкологиягә китерергә мөмкин
Йокы туймау онкологиягә китерергә мөмкин

Ул шулай ук йокы җитмәү онкологиягә китерергә мөмкин, дип билгеләп үтте.

Александр Калинкин Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруга сылтама ясый һәм һәр бишенче русияленең йокысы туймый, дип белдерә. Ул аңлатканча, бу күп кенә симптомнарга китерергә мөмкин: концентрацияне һәм реакция тизлеген киметү, фикерләү процессларының начараюы һәм көндез йокы килү.

Йокы туймау автомобильдә йөрүчеләргә аеруча куркыныч.

“Әгәр глобальрәк сөйләсәк, организм өчен хроник йокы туймау - иммунитетны киметү һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының, артериаль гипертензиянең үсеш куркынычын арттыра. Ә иммунитетны киметү аша онкология авыруларының үсеш куркынычын да арттыра. Шуңа күрә, кеше авырый икән, аңа күбрәк йокларга кирәк, диләр. Хәер, күбрәк йокларга түгел, ә дөрес йокларга, чөнки йокы иммунитетка җитди йогынты ясый. Йокысы тумаган кеше тизрәк авырый”, - ди табиб.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: