— Йорт яны территориясе күпфатирлы йорттагы гомум милек буларак, барлык фатир хуҗалары милегенә карый. Шуңа күрә, әлеге җирне торак биналарның башка милекчеләре белән килешмичә, үз мәнфәгатьләреңдә генә куллану дөрес түгел. Бу мәсьәлә буенча идарәче компаниягә мөрәҗәгать итегез, алар килеп туган проблеманы хәл итәргә тиеш.
Санитар нормаларны бозган өчен күршеләр өстеннән “Роспотребнадзор”га, шулай ук йорт яны территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен шәһәр идарәсе каршындагы административ комиссиягә шикаять бирергә мөмкин.