+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
5 июнь 2022, 09:32

Кыстыбый итле буламыни?

Була икән! Иң яхшы пешекчеләр аны Владимир Путинның үзенә тәкъдим итте. Ә без - сезгә!

Кыстыбый итле буламыни?Кыстыбый итле буламыни?
Кыстыбый итле буламыни?

Камыр өчен: 15 процент майлылыктагы 100 грамм каймак, 100 миллилитр су, 1 йомырка, 360 грамм он, тоз, чәй содасы алына. Эчлек өчен бәрәңге боламыгы, фарш, суган, кишер, дәфнә яфрагы, тоз, томат пастасы кирәк.

Камыр басып, 15 минут тотарга. Бу камырдан 14 җәем чыга. Җәемнәрне коры табада ике ягын да кыздырырга һәм тастымал каплап куярга.

Бәрәңге боламыгы әзерләргә. Табада фаршны, угычтан уылган кишер, вак итеп туралган суган, томат пастасы, тоз һәм дәфнә яфрагын томалап пешерергә.

Җәемнең бер ягына - боламык, икенче ягына итле эчлекне сылап капларга.
Кыстыбыйларны эретелгән акмай белән майларга.

Президент ашыннан рәхим итик әле!

Кыстыбый итле буламыни?
Кыстыбый итле буламыни?
Кыстыбый итле буламыни?
Автор:Резида Валитова
Читайте нас