+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
6 июнь 2022, 11:39

Сарымсак "угы"ннан менә дигән паста

Җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез.

Сарымсак "угы"ннан менә дигән паста
Сарымсак "угы"ннан менә дигән паста

Дуслар, бакчаларда беренче уңышлар өлгерә дә инде. Булган һәр уңыштан файдаланып калыгыз. Сарымсак "угы"ннан менә дигән аштәмләткеч ясарга була. Бу җиңел генә әзерләнгән ризык ашыгызны тагын да тәмләтер. Ә сарымсакның файдасын сөйләп торасы да юк инде.

Сарымсак измәсе

1 килограмм сарымсак "угы"н юып, вак тишекле иттарткыч аша чыгарабыз. 150 миллилитр сыек май һәм 3 балкашык тоз салып болгатабыз. Банкаларга салып, суыткычта саклыйбыз. Беренче аш, икенче аш белән йә ипигә ягып ашыйлар.

Фото: pigmine.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: