+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
6 июнь 2022, 10:10

Тупланма пенсияне кайчан алырга мөмкин?

Тупланма пенсия страховка пенсиясенә караганда алдарак билгеләнә.

Тупланма пенсияне кайчан алырга мөмкин?Тупланма пенсияне кайчан алырга мөмкин?
Тупланма пенсияне кайчан алырга мөмкин?
Хатын-кызларга аны - 55, ә ир-атларга 60 яшьтән ала башларга мөмкин (яки тулысынча тапкыр алырга була).

Шунысы мөһим: тупланма пенсия алу страховка түләүләре күләменә йогынты ясамый.

Аны алу өчен түбәндәге кешеләр мөрәҗәгать итә ала:
- 2002 елдан 2013 елга кадәр рәсми рәвештә эшләгән;
- үз теләге белән пенсия иганәсе түләгән;
- ана капиталын пенсия булдыруга юнәлткән.

Тупланма пенсияне ничек түлиләр:

- ай саен;
- страховка пенсиясенә хокукы булмаганнарга яки тупланма пенсия күләме страховка һәм тупланма пенсиянең гомум суммасының 5 процентыннан ким булганнарга - бер тапкыр;
- 10 ел дәвамында ана капиталыннан, пенсия түләүләреннән һәм вкладларның процентлардан торган пенсия түләве итеп.

Сорауларыгыз булса, Пенсия фонды белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:
- Башкортстандагы бердәм элемтә үзәге номеры буенча: 8 (800) 600-02-21
- Русия Пенсия фондының бердәм элемтә үзәге номеры буенча: 8 (800) 600-00-00
- Башкортстандагы Пенсия фондының клиент хезмәтләренә - адреслар һәм бәйләнешләр өчен: https://pfr.gov.ru/branches/bashkortostan/info/~0/7032
- Пенсия фондының электрон кабул итү бүлмәсенә түбәндәге сылтау буенча: https://es.pfrf.ru/appeal мөрәҗәгать итә аласыз.

#АңлатабызБашкортстан


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас