+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 июнь 2022, 08:45

60 яшьтән соң нәрсә эчәргә ярамый?

Татлы соклар, газлы су, кофе һәм алкоголь өлкән яшьтәге кешенең сәламәтлегенә төзәтеп булмаслык зыян китерергә мөмкин, дип саный диетолог, нутрициолог Евгений Арзамасцев. Ни өчен бу эчемлекләр белән сак булырга кирәк, түбәндә сүз шул хакта.

60 яшьтән соң нәрсә эчәргә ярамый?
60 яшьтән соң нәрсә эчәргә ярамый?

Кофены контрольсез куллану остеопорозга, шулай ук мөһим микроэлементларның дефицитына китерергә мөмкин, чөнки бу эчемлек аларны организмнан "чыгара".

Кофе кан басымының артуына-кимүенә китергәнгә күрә дә куркыныч, дип билгели табиб. Мондый "сикерүләр" кан тамырлары өчен зыянлы фактор булып тора.

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә алкоголь белән шулай ук бик сак булырга киңәш ителә, чөнки ул йөрәк-кан тамырлары авыруларына үсеш алырга булышлык итә, күзәнәкләрнең картаюын һәм аларның сусызлануын тизләтә.

Әгәр пациентлар шикәр чире үсеше буенча хәвеф төркемендә булса яки "артык авырлык" диагнозы булса, даими рәвештә татлы газлы эчемлекләр куллану, шулай ук пакетланган соклар аларның халәтен начарайтырга мөмкин.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: