+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 июнь 2022, 08:30

Сагызны йотсаң, нәрсә була?

Сагызны ашаганнан соң кулланырга кирәк. Бу хакта "Роскачество" эксперты, стоматолог Андрей Жук сөйләде, бу эшләнмәнең файдалы үзлекләрен билгеләп үтте.

Сагызны йотсаң, нәрсә була?
Сагызны йотсаң, нәрсә була?

Аның сүзләренчә, "ябышучанлыгы" аркасында сагыз бактерияләрне һәм авыз куышлыгында азык калдыкларын җыя. Моннан тыш, ул селәгәй бүленеп чыгуны стимуллаштыра, шуңа күрә бактерияләрнең тереклек эшчәнлеге кими. Әмма моның өчен шикәр булмаган сагызны кулланырга кирәк.

Гастроэнтеролог Дмитрий Карпенко, үз чиратында, сагызны йотсаң, ни булачагы турында сөйләде. Табиб билгеләп үткәнчә, бер тапкыр йотканнан гына организмга бернинди куркыныч та булмаячак.

"Очраклы рәвештә сагызны йотсаң, паникага бирелергә кирәкми, кечкенә генә бер кисәк ябешкәк зыян китермәячәк, ашказаны суты тәэсирендә сагыз үзенең ябешү үзенчәлеген югалтачак. Әгәр дә сезнең даими рәвештә сагыз йота торган гадәтегез бар икән, юан эчәк тыгылу ихтималы бар", - ди ул.

Фото: pixabay.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: