-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 июнь 2022, 08:40

Җәй көне нәрсә ашарга һәм ашамаска?

Табиблар җәй көне туклану рационнын үзгәртергә киңәш итә.

Җәй көне нәрсә ашарга һәм ашамаска?
Җәй көне нәрсә ашарга һәм ашамаска?

Җәйге җиләк-җимеш - витаминнар гына түгел, ә пектиннар хәзинәсе дә. Өстенлекне черешня, җиләк, крыжовник, карлыган һәм, әлбәттә, карбызга бирәбез. Яшел тәмләткечләрдән салатлар, смузи ясарга мөмкин. Мисал өчен, 100 грамм кузгалакта С витаминының тәүлеклек нормасының яртысы бар - бу, лимон яки шпинаттагы белән чагыштырганда, күбрәк, ди диетологлар.

Кишер, томат, кабак кебек сары-кызгылт һәм кызыл яшелчәләр кеше организмында картаю процессын акрынайта һәм тирене ультрашәмәхә нурларының зарарлы йогынтысыннан саклый.

Җәйге эссене авыр кичерүчеләргә күбесенчә кәбестә, кыяр, помидор, яшел болгар борычы ашарга кирәк - бу яшелчәләр салкынайта торган тәэсиргә ия. Ә баклажан шикәр күләмен киметергә һәм йөрәк эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә.

Урамда эссе булганда, әче борыч һәм теләсә нинди әче яшел тәмләткечләр, яфраклы горчица, ысланган азык, консервалар, тозлы сырлар, майлы һәм әче соуслар ашарга һәм татлы газировка (ул сусауны көчәйтә) эчәргә кирәкми.

Эссе көнне гади минераль су (тозлы түгел), яшел яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән фреш-соклар, шикәрсез компотлар, морслар, үлән төнәтмәләре, яшел чәй эчегез. Җәй көне шашлык, бигрәк тә исерткеч эчемлекләр белән кирәгеннән артык мавыкмагыз.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: