+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 июнь 2022, 19:04

Карбыз ашарга иртә әле!

Нитрат ярдәмендә үстерелгән карбызларны ничек танырга?

Карбыз ашарга иртә әле!
Карбыз ашарга иртә әле!

Диетолог Елена Соломатина иртә өлгергән карбызларның организм өчен куркыныч булуы турында кисәтте.

Карбызлар сезоны ике айдан соң гына старт ала, әмма аларны кибетләрдә инде табарга мөмкин. Белгеч сүзләренчә, карбыз сатып алуны кичектерү яхшырак, чөнки иртә җимешләр үсеш стимуляторлары кулланып үстерелгән, димәк, анда күп санда нитратлар бар, алар кайбер шартларда нитритларга әйләнә "Алар гемоглобинны актив булмаган формага күчерә ала. Шуның белән күзәнәк, тукыма һәм органнарның сулышы бозыла ", - ди Соломатина. Барыннан да бигрәк авырлы хатын-кызлар һәм балалар өчен куркыныч алар.

Эксперт өстәп әйткәнчә, хәвефле карбызны тышкы кыяфәте буенча җиңел билгеләргә мөмкин: аның эчендәге җепселләр - ак яки сары төстә, ә карбыз үзе ширбәтле булмый. Моннан тыш, карбызның төсенә басым ясарга кирәкми, чөнки аларны буярга мөмкиннәр.
Диетолог искә төшергәнчә, хәтта яхшы карбызны да чама белән ашарга кирәк. "Мин карбызны шикәр диабеты, инсулинорезистентлык һәм авырлыгы артык булган кешеләргә кирәгеннән артык кулланырга киңәш итмим. Карбызда бер ял көне ясарга мөмкин. Бу калорияләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Әмма бер-ике кисәк ашау һәм тукталу яхшырак", - дип өстәде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: