+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
11 июнь 2022, 07:25

Хынада бик күп чиргә дәва бар!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в): "Хына белән дәваланыгыз. Хына сезнең акылыгызны якты, ә күкрәгегезне пакь кылыр", — дигән.

Хынада бик күп чиргә дәва бар!
Хынада бик күп чиргә дәва бар!

Хәзерге заманда атеросклероз, баш мие тамырларының тромбозы еш очрый. Бу авыру еш кына зиһенне чуалдыра, кешене акылга зәгыйфьләндерә. Европада, гарәп илләрендә үткәрелгән фәнни экспериментлар хынаның гипертония, атеросклероз белән авыручыларга уңай тәэсир иткәнен ачыкладылар.

Хына порошогын әз генә су белән болгатып, буыннарга, төрле җәрәхәт, тире авыруларына буясаң, авыруга булыша.

Хына антисептик һәм анальгетик сыйфатларга да ия. Ә канны арчу өчен һәм эчке әгъзаларны шифаландыру өчен 50 грамм вакланган хына порошогына 1 литр кайнар су салына һәм кичтән иртәнгә чаклы калдырыла, иртән бал белән 1 стакан төнәтмә эчелә. Дәвалану курсы 10 көн дәвам итә.

Хына шулай ук чәчне буяу, баш кавыгын, кычытуын бетерү өчен, тире авыруларын дәвалау өчен бер дигән табигый, организмга тискәре йогынтылардан имин булган, буяу матдәсе һәм даруы булып тора, дип яза "Ислам нуры".

Фото: "Ислам нуры"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: