+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 июнь 2022, 11:14

10 минутта ясалучы сыр рецепты

Тиз дә ясала, тәмле дә була.

10 минутта ясалучы сыр рецепты
10 минутта ясалучы сыр рецепты

Дуслар, җәй - җиләк-җимешләр белән организмны витаминнарга баету чоры. Шул ук вакытта, сөт продуктларыннан кибетнекеннән ким булмаган тәмле ризыклар әзерләргә мөмкин. Аның каравы, ул экологик яктан чиста, төрле химия кушылмаган ризык булачак. Бүген сезгә җиңел һәм тиз генә сыр эшләү рецептын тәкъдим итәбез.

Сыр өчен 400 грамм авыл эремчеге (яки майлылыгы 9 процентлы кибет эремчеге), 1 йомырка, 0,5 бал калагы тоз, 0,5 калак сода, 80 грамм атланмай кирәк.

Эремчектән блендер белән төерсез масса ясарга. Калган ингредиентларны кушып, яхшылап болгатырга. Савытны сүрән утка куеп, болгатып торырга. Эремчек сузыла башлагач, бүлмә температурасында торган май салырга, кайнатып чыгарырга һәм сүндерергә.

Фото: halalmsk.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: