-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
21 июнь 2022, 12:11

Чебешләрем алпан-тилпән атлый...

Кош-корт чебешләре үстергәндә түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.

Чебешләрем алпан-тилпән атлый...
Чебешләрем алпан-тилпән атлый...

Чебешләрдә була торган күп кенә авыруларның килеп чыгуы, шул исәптән йогышлы чирләрнең сәбәбе – аларны дөрес асрамау һәм ашатмауда, ди белгечләр. Кош-кортның авырганын ничек белергә һәм дәваларга соң?

Авыручы кошның күзләре йомылган була. Андый чебеш авыр һәм еш сулый, аксый, башы, аяклары калтырый, урыныннан тормый башлый. Мондый билгеләр азыкта берәр витамин, минерал матдәләр җитмәгәндә, яки агуланганда була. Витамин җитмәгәндә алар начар үсә, ябыга, ашамый.

Д витамины җитмәгәндә сөякләре кәкрәя, акрын гына йөриләр, күп очракта утырып торалар. Бу бигрәк тә урамга чыкмаган, кояш күрмәгән кошларда күзәтелә. В1, В2, В3, В5, В6 витаминнары җитмәсә, кошлар алпан-тилпән атлый, калтырыйлар, башларын арт якка салалар.

Мондый вакытта чүпрә, яшел үлән, ылыс, печән оннары бирергә кирәк. Каротинга бай люцерна, клевер, кәҗә үләне яфраклары файдалы. В12 витамины ит-сөяк оннарында була һәм сөт, ит калдыклары бирсәң, файдалы булуын киңәш итә озак еллар кош-корт асраучы хуҗабикәләр.

Фото: klike.net

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: