-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
21 июнь 2022, 06:20

Черкиләр кемне тешләргә “ярата”?

Аллерголог Ирина Ярцева Sputnik радиосына биргән интервьюсында черкиләрнең тешләү өчен корбанын ничек сайлау принцибын ачты.

Черкиләр кемне тешләргә “ярата”?
Черкиләр кемне тешләргә “ярата”?

Ул билгеләп үткәнчә, медицинадан ерак кешеләр еш кына черкиләрнең кемгә өстенлек бирүен белергә тырыша. Кемдер моны - кешенең кан төркеме, икенчеләре - артык авырлык-симезлек, өченчеләре алкоголь куллану белән бәйли.

Чынлыкта, Ирина Ярцева аңлатуынча, бөҗәкләрне кан тамырларындагы кан җылысы температурасы җәлеп итә.

“Черкиләрнең “тепловизор”ы яхшы эшли - алар инфракызыл нурланышны күрә, кан һәм кан җылысына оча. Әгәр дә кешеләрнең тамырлары тирәндә, яки тире асты клетчаткасының калын катлавында урнашкан булса, аларны бераз сирәгрәк тешлиләр, ә юка тиреле кешеләрне ешрак тешләрләр. Әмма черки мизгеле чорында алар барысын да тешли.

Алкоголь кан тамырларын вакытлыча киңәйтүгә карамастан, спиртлы эчемлекләр куллану белән черкиләр тешләве арасында конкрет бәйләнеш юк”, - ди табиб.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: