+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 июнь 2022, 11:57

Доктор Мясников балтырган чаккач нишләргә кирәклеген аңлатты

Балтырган (борщевик) балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә куркыныч. Бу үсемлек чаккач нәрсә эшләргә кирәклеге турында табиб һәм телетапшыру алып баручысы Александр Мясников һәм дерматолог Ирина Гостева "Иң мөһиме турында" программасы эфирында сөйләделәр.

Доктор Мясников балтырган чаккач нишләргә кирәклеген аңлатты
Доктор Мясников балтырган чаккач нишләргә кирәклеген аңлатты

Дерматолог, балтырган чагу сәбәпле булган күңелсез хәлләрне бетерү кара чәй кушымталары ярдәмендә мөмкин, дип аңлатты.

“Нык кара чәй пешерергә кирәк. Аны әйбәтләп суытасың, аннары бу чәй белән сөлгене чылатасың һәм, сыгып, зарарланган тирегә куясың. Якынча бер минут тотасың. Шуннан соң тагын сөлгене чәйдә чылатасың, сыгасың, куясың. Шул рәвешле берничә тапкыр кабатлыйсың”, - дип аңлатты процедураны табиб.

Балтырган чакканнан соң ук гистамиягә каршы препаратлар кабул итәргә, бу урынны сабынлы су белән юарга кирәк. Балтырган чаккан урынга башта - ментоллы теш пастасы, ә соңыннан цинк яисә пантенол нигезендә эшләнгән мазь сөртергә мөмкин.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: