

Нидән башларга?
Әлбәттә, участокта ниндидер төзелеш башларга әзерләнгәндә сезнең бу җиргә милек хуҗасы булуны раслаучы документ таләп ителүен истән чыгармагыз. Ул төрле формада: аренда килешүе, сатып алынган яисә мирас итеп калдырылганлыкка документ булуы мөмкин. Аларның барысы да бер үк юридик көчкә ия.
Игътибар! Милек хуҗасы булу турындагы документта әлеге җирне нинди максатларда файдаланырга рөхсәт ителүе турында күрсәтелергә тиеш. Чөнки хуҗалык төзелешләре һәркайда да рөхсәт ителми.
Дача участокларында торак һәм бакча йортлары төзергә ярый. Торак йорт буларак теркәлгәнендә ел әйләнәсенә яшәргә була һәм анда теркәлергә (прописка) дә мөмкин, бакча йортлары сезонлы дип исәпләнә һәм анда прописка бирелми.
Рөхсәт алу
Әгәр элек бакча участокларында махсус документларсыз төзелеш рөхсәт ителмәгән булса, хәзер бу процедура гадиләштерелде һәм 2022 елдан нәрсәләр төзергә планлаштыруыгыз һәм кайсы вакытта төзүегез турында уведомление язу да җитә.
Әлеге уведомлениедә төзүченең кайсы муниципаль оешмага каравы турындагы мәгълүмат күрсәтелергә тиеш. Бу документта гариза бирүченең паспорт һәм яшәү урыны турында мәгълүматлар күрсәтелгән булу мотлак.
Шулай ук, участок турында тулы белешмә таләп ителүен дә онытмагыз. Анда участокның кадастр саны, нинди максатларда файдалануга рөхсәт, милек хуҗасы булуны раслаучы документ теркәлә. Уведомлениедә участокта нинди биналар салыначагы һәм нинди эшләр башкарылачагы бәян ителә. Категориясенә карап, объектның географик рәсеме һәм заказчы белән элемтәдә тору өчен контактлар (телефоны) соралырга мөмкин.
Ана капиталын куллану
2020 елдан ана капиталын йорт сатып алуда гына түгел, төзелеш эше алып барганда да файдаланырга рөхсәт ителә. Әмма бер шарт бар. Мондый мөмкинлекне куллану өчен җирнең милек рәвешендә теркәлеп, гражданның шушы участокта йортны даими рәвештә (ел әйләнәсенә) яшәр өчен салуы төп таләп итеп куела. Әлбәттә, участокның торак йортлар өчен бүленгән зонада булуы, ә ул йортның барлык таләпләргә дә җавап бирүе мотлак.
Игътибар! Әгәр йорт төзүне ана капиталы исәбенә башкарырга телисез икән, эшләрне башлавыгыз турында тиешле уведомление тапшырырга кирәклеген онытмагыз.
Төп таләпләр
Участокта нинди зурлыкта йорт яисә башка хуҗалык объектлары төзи башлардан элек иң тәүдә нинди норматив документлар кирәклеген, таләпләр булуын өйрәнегез. Бу сезгә киләчәктә көтелмәгән закон бозулардан сакланырга ярдәм итәчәк. Моны алдан белү йорт төзегәндә генә түгел, койма тотканда, мунча салганда һәм хәтта бәдрәф урнаштырганда да кирәк булачак.
Йорт салырга рөхсәт булса да, яңа законга ярашлы, аның үз нормативлары бар. Дача участогындагы йортның биеклеге өч каттан да югары һәм 20 метрдан да биек булмаска тиеш.
Белешмә. Әгәр сез саласы йортның мәйданы 500 квадрат метрдан артып китәчәк икән, төзи башлаганчы ук аны янгын хәвефсезлеге хезмәте белгечләре белән килештерү мөһим. Ә файдалануга тапшырылганда бу юнәлештәге махсус хезмәтләрнең рөхсәте кирәк.
Участокта салынган йорт, норматив таләпләр буенча, урамнан — 5, күршеләр белән ике арадагы коймадан — 3 һәм күрше йорттан 6 метр ераклыкта булырга тиеш.
Йортның эчен тәртипкә китерү өчен дә кайбер кагыйдәләр үзгәрде. Әйтик, идән белән түшәм арасындагы ара — 2,2 метрдан да, ә кунак бүлмәсе (гостиная) — 12 квадрат метрдан, йокы бүлмәсе — 8 һәм бәдрәф мәйданы бер квадрат метрдан да ким булмаска тиеш.
Мунча төзегәндә беренче чиратта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә. Шуңа күрә аны торак йорттан сигез метр читтәрәк салырга кирәк. Мунчаның, шулай ук, урамнан биш метр ераклыкта һәм агачлардан дүрт метр читтә урнашуы да — төп таләпләрнең берсе. Әлбәттә, мунчаның скважина яисә коедан 12 метр ераклыкта булуы зарур. Кагыйдәләрдә аның күрше участогы чигеннән кимендә бер метр читтә булырга тиешлеге дә күрсәтелгән.
Хуҗалык кирәк-ярагы белән бәйле биналарга да игътибарны киметмәгез. Кош-корт асралган бина, абзар, амбар яисә келәтләр һәммәсе дә күрше белән чиктәш ызаннан (коймадан) кимендә бер метр читтә булырга тиеш.
Ихатадагы бәдрәф яки чүп-чар чокырын күршеләр җиренә 4 метрдан да якын арада урнаштыру тыела.
Кое казыганда санитар таләпләр аеруча катгый. Беренче чиратта аның да күршеләрдән биш метр ераклыкта һәм бәдрәфтән яисә чүп-чар чокырыннан сигез метр читтәрәк урнашырга тиешлеген онытмагыз.
Әйтергә кирәк, сезнең участоктагы бина түбәләре сөзәклегенең ничек булуы да кагыйдәләрдә телгә алына. Алар бер метр ераклыгы белән исәпләнелә, ягъни түбәдән су бина нигезеннән бер метр читтә агып төшәргә тиеш. Әгәр моңа ирешелмәсә, түбәдән аккан су өчен махсус җайланма эшләргә кирәк булыр.
Рөхсәт ителгән ераклык
(Участокта төзелгәннең күрше коймасына кадәр арасы)
Гараж — 1 метр
Сулык — 3 метр
Зур булмаган агач — 2 метр
Кетәклек — 4 метр
Чатыр (беседка) — 1 метр
Мунча — 1 метр
Куак — 1 метр
Абзар — 1 метр
Йорт — 3 метр
Зур агач — 4 метр
Бәдрәф – кимендә 1 метр читтә булырга тиеш.
Матбугатка Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Фотолар Интернет челтәреннән алынды.