

– Яңа контракт хәрби хезмәткәрнең үзенең ризалыгы белән генә төзелә ала. Әмма хәрби хезмәттән бушатылу бер көн эчендә генә була алмый. Шуңа күрә контракт срогы тәмамлангач та хәрби хезмәткәр хезмәттән китә дигәнне аңлатмый. Ул личный состав исемлекләреннән чыгарылганчы хәрби хезмәттә булырга тиеш. Эштән азат итү берничә ай вакытны алырга мөмкин.
Улыгызга контрактның вакыты чыгу һәм хезмәтен тәмамлау турында рапорт бирү турында алдан ук кайгыртырга киңәш итәбез.