

Пешкән алманың организмга файдасы бик күп. Ә эремчекнең кальцийга бай икәнлеген барыбыз да белә. Менә шуларның икесен кушып, бик тәмле ризык әзерләп була.
Кирәк әйберләр: 4 алма, 100 грамм эремчек, 1 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы бал, бераз чикләвек, 1,5 аш кашыгы манный ярмасы, 1 аш кашыгы май, бераз дарчин.
Әзерләү тәртибе:
Чикләвекне вакларга һәм манныйга кушарга. Майны эретәбез һәм чикләвекле манныйга кушабыз. Эремчек, бал, йомырка сарысы өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Алмаларны юабыз, өстен кисеп алабыз һәм йомшагын кашык белән чыгарабыз. Алманың эченә эчлек салабыз да, 180 градус кызулыктагы мичтә 15 минут пешереп алабыз. Ахырдан дарчин сибәбез.
Фото: ВКонтакте