+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 июнь 2022, 14:30

Яшь кукуруз тире өчен файдалы

Тик кайбер кешеләргә аны саклык белән кулланырга кирәк.

Яшь кукуруз тире өчен файдалы
Яшь кукуруз тире өчен файдалы
Табиб-диетолог Евгений Арзамасцев журналистлар белән әңгәмә вакытында, кайбер гади генә ризыкларны куллану тирене яхшыртырга ярдәм итә ала, дип сөйләде. Бу хакта “Газета.Ru” яза.

Белгеч сүзләренә караганда, гадәти кукуруз нәкъ менә шундый ризыклар исемлегенә керә, чөнки анда бик күп кыйммәтле микроэлементлар һәм витаминнар бар.

"Яшь кукурузда чәч, тырнак һәм тире торышы өчен файдалы кремний бик күп, шулай ук, В төркеме витаминнары да бар", — дип хәбәр итә Арзамасцев.
 
Шунысы да бар, кукурузны ашказаны-эчәк авыруларыннан интегүче кешеләргә саклык белән кулланырга кирәк, дип белдерә табиб.

 
Фото: cook.uaset.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: