

Еш кына бакча җиләген корткычлардан гына түгел, кошлардан да сакларга туры килә. Язын кошчыклар бакчага ямь өстәсә, җәй бу көтелмәгән кунаклардан котылырмын димә. Ярты сәгать эчендә түтәлдәге җитәкләрне чүпләп бетерергә мөмкин алар. Кошлардан җиләкне ничек сакларга соң?
Сетка-челтәр
Кошларны куркыту буенча иң нәтиҗәле һәм нейтраль алымнарның берсе - сетка куллану. Ул җиләкләрне кошлардан яхшы саклый, шул ук вакытта кояш яктысын һәм дымны тулысынча үткәрә.
Сетканы (яисә челтәрне) берничә ысул белән урнаштырырга мөмкин мөмкин. Иң гадие: түтәл читенә казык кагыгыз һәм сетканы 30-35 сантиметр биеклектә урнаштырыгыз. Шулай ук, парник кебек, металл яки пластмассадан дугалы каркас куеп, түтәлне яшерергә мөмкин. Уңышны җыйганда, сетканы тулысынча алмыйча, аны яңадан беркетергә мөмкин.
Яктырткыч предметлар
Әгәр сездә CD-дисклар, иске аудио- һәм видеокассетлар бар икән, аларны җиләк түтәле янына урнаштырыгыз. Кошлар ялтыраган әйбердән курка. Ә менә кассеталарның тасмасын түтәл өстенә таратсагыз, кошлар аны "пәрәвез" итеп күрәчәк. Дискларны шулай ук түтәл өстенә 30-35 сантиметр биеклектә беркетеп була. Кояшта җемелдәп торучы пленка һәм компакт-дисклар хәрәкәт иллюзиясен тудыра, һәм кошлар җиләккә якынаерга батырчылык итми. Кайвакыт пленка кошларга ошамаган ультратавыш тирбәнешләр ясый һәм тавыш чыгара.
Суган
Кошларны куркыту өчен, башлы суган актив кулланыла. Берничә баш кисеп, аларны түтәл арасына ташлау да җитә.
Ак җәймә
Бакчачылар арасында кошлар якты төсләрдән, бигрәк тә ак төсләрдән курка дигән фикер таралган. Шуңа күрә кайвакыт түтәлләр тирәсенә ак җәймә эләләр. Тукыма кисәкләре дә өзлексез хәрәкәтләнеп, кошларны куркытачак.