+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 июль 2022, 11:49

Чәчәкләрне дә "тозлыйбыз"

Салкын кыш көнендә дә өегездә җәй булыр.

Чәчәкләрне дә "тозлыйбыз"
Чәчәкләрне дә "тозлыйбыз"

Җәйнең икенче ае башланды. Бакчаларда, яланнарда чәчәкләр күзнең явын ала. Ләкин аларның гомерләре бик кыска. Шулай да карлы, суык кыш көннәрендә чәчәкләрнең хуш исләре белән хозурланыр өчен аларның исен саклап калырга мөмкин.
Моның өчен үзегезгә охшаган исле чәчәкләрне (пион, роза, ясмин һ. б.) борып ябыла торган банкаларга аш тозы белән чиратлаштырып тыгызлап тутырырга, өстенә бераз аракы (спирт) салырга кирәк (ярты литр банкага 50 грамм исәбеннән). Караңгы урынга куеп берничә көнгә "онытып" торырга. Банкадагы чәчәкләр басылгач, яңадан өстәргә.
Ике атнадан әзер була.

Кыш көннәрендә куллану өчен менә дигән табигый ароматизатор.

Фото: pristor.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: