+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 июль 2022, 11:18

Ә сез көненә ничә минут җәяү йөрисез?

Ярты сәгать кенә җәяү йөрү дә сезнең хәлегезне күпкә яхшыртачак.

Ә сез көненә ничә минут җәяү йөрисез?
Ә сез көненә ничә минут җәяү йөрисез?

Сез көненә ничә чакрым җәяү йөрисез? Машинага чыгып утырганчы, дип көләр күпләр. Чыннан да, игътибарга алыгыз әле, 10-15 ел. элек көненә никадәр араны җәяү үтә идегез һәм бүген ничек... Җәяү йөрү сәламәтлеккә бик зур йогынты ясый. Шуңа да көненә бер сәгать кенә булса да үзегезгә дә вакыт табарга онытмагыз.

Күпләр җәяү йөрү аяклар өчен генә файдалы дип уйлый. Аның исә бөтен организмга файдасы бар. Күп йөргәндә умыртка баганасы тукымалары һәм буыннар ныгый, ни өчен дигәндә, мускуллар киеренкелеге вакытында кан башка вакытта барып җитә алмаган нокталарга кадәр килә. Шуның белән аларны кислородка баета. Тиз йөргәндә, тукымалардан агулы матдәләр һәм шлаклар куып чыгарыла.

Җәяү даими йөргән кешеләрнең йөрәкләре яхшы эшли башлый, организмнан холестеринны чыгара, кан басымы көйләнә. Хәтта остеопороз белән онкология дә чигенә, диләр. Җәяү йөрү нәтиҗәсендә ябыгучылар турында да еш ишетеп торабыз. Калорияләрне «яндыру» өчен ул менә дигән форсат. Көн дә урамда җәяү йөреп керү картаю барышын да акрынайта.
Белгечләр исәпләп чыгаруынча, һәр көн ярты гына сәгать җәяү йөрү дә :
- сөякләр белән мускулларны ныгыта;
- йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүдән саклый;
- кан басымын көйли;
- стресстан котылырга ярдәм итә;
- кандагы шикәр күләмен җайга сала.

Яңа гына җәяү йөрергә керешкәндә, баштагы көннәрдә озаграк йөрергә кирәк. Акрынлап адымнарыгызны тизләтә башлыйсыз. Берничә айдан бер минутка 110 адым ясый башлагыз. Иң яхшысы - һәр көнне берәр сәгать йөрү. Йөрергә чыкканда ашказаныгыз буш булу яхшы яки урамга ашаганнан соң сәгать ярым үткәч кенә чыгыгыз. Җәяү йөрергә күнегү өчен ике атна вакыт кирәк. Аннары инде ул сезнең гадәткә әверелә. Йөрү өчен аерым вакыт таба алмасагыз, эштән кайтканда, ике тукталышны җәяү кайтырга тырышыгыз.
Җәяү йөрү өчен аяк киеме уңайлы булырга тиеш.

Фото: medatlet.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: