+19 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
6 июль 2022, 12:31

Помидор тизрәк кызарсын өчен

Сез дә сынап карагыз.

Помидор тизрәк кызарсын өчен
Помидор тизрәк кызарсын өчен

Эх, кибетләрдән сатып алганчы, үзебезнең бакчада үскәнен ашыйсы килә бит! Быелгы җәйдән кояш нурларын сорап кына алабыз. Шуңа да помидорларны кызарту бик авыр. Ә сез белә идегезме, тоз помидорны тизрәк кызарта, балландыра, корткычлардан сакларга булыша.

1 чиләк бүлмә температурасындагы суга 1 аш кашыгы тоз һәм 1 стакан агач көле кушарга, 1 сәгать төнәтергә һәм һәр төпкә 0,5әр литр сибәргә була.

Тозлы су чөгендерне дә балландыра. Туфракта натрий җитмәгәндә, чөгендернең яфраклары кызара. Бу очракта 10 литр суга 1 стакан аш тозы салып эретәләр һәм җиргә сибәләр.

Фото: optsemena24.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: