+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
10 Июля 2022, 02:55

Контракт буенча хезмәтне өзәргә телим...

— 2020 елның 10 ноябрендә хәрби хезмәткә чакырылдым. 2021 елның 10 февралендә контракт төзедем. Хәзер контрактны өзәргә телим. Миңа контрактны өзгәннән соң срочный хезмәтне үтеп бетәр өчен ничә көн хезмәт итәргә туры киләчәк?

Контракт буенча хезмәтне өзәргә телим...Контракт буенча хезмәтне өзәргә телим...
Контракт буенча хезмәтне өзәргә телим...
— Хәзерге вакытта срочный хезмәт вакыты 1 ел (365 көн) тәшкил итә. Контракт буенча хәрби хезмәтнең дәвамлылыгы чакырылыш буенча хәрби хезмәтнең бер көне өчен контракт буенча хәрби хезмәтнең ике көне исәпләнә.
Контрактка кул куйганчы срочный хезмәт итү вакыты 92 көн тәшкил иткән. Шуңа бәйле рәвештә, сезгә хәрби хезмәттә 273 көннән дә ким булмаган вакыт хезмәт итәсе калган, бу контракт буенча хезмәткә күчереп исәпләгәндә 546 көн булачак.
Бу санны контрактның гамәлдә булу чорына кушабыз һәм срочный хезмәтне үтәп бетерү зарурлыгыннан тыш контракттан китү вакыты килеп чыга. Бу 2022 елның 10 августы булачак.
Шуны истә тотыгыз, контрактны өзү буенча хезмәттән китү бик катлаулы. Моның өчен җитди нигез булырга тиеш.
 
 
Фото: xabez.ru 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас