

Җәй. Матурланасы килә. Нишләргә? Ашарга! Нәрсә? Салат! “Матурлык салаты” бик җиңел әзерләнә.
Кич ике кашык геркулес өстенә алты кашык суынган кайнаган су салып, җебетергә куегыз. Иртән аңа ө кашык яхшы сыйфатлы сөт, бераз лимон суты, кырылган алма кушыгыз. Бутагыз.
Салатны акрын гына чәйнәп ашарга кирәк. Ашаганда һичшиксез эчтән генә яхшы, матур сүзләр кабатлагыз, яхшылык турында уйлагыз (югыйсә, нәтиҗәсе булмаска мөмкин!)
Мондый салат организмны чистарта, бит тиресен яхшырта. Көн саен иртәне “матурлык салаты”ннан башласагыз, чибәрләрдән чибәргә әйләнүегезне сизми дә калырсыз!
Фото: fin-az.ru