Эремчек суының никадәр файдалы икәнен беләсезме? Әйдәгез, бу шифалы суның берничә уңай сыйфатын гына санап үтик.
Эремчек суын диеталарда кулланалар. Моның өчен 1,5-2 литр эремчек суы кирәк. Аны көн дәвамында дүрт өлешкә бүлеп, шикәрсез чәй һәм су белән чиратлаштырып эчәргә киңәш ителә. Бу диетаны җиде көнгә бер тапкыр бер ай дәвамында кулланырга була. Ул организмны чистарта, ашказаны эшчәнлеген, матдәләр алмашынуын яхшырта. Шулай ук эремчек суын бер атна дәвамында кичке аш урынына кулланып та артык авырлыктан арынырга була.
Эремчек суын эчү хатын-кызларда еш очрый торган проблема - целлюлиттан арынырга ярдәм итә. Моның өчен көненә бер стакан эремчек суы эчәргә кирәк. Аны эчү чәч һәм тырнакны да ныгытырга ярдәм итә. Моның өчен эремчек суын даими рационда булдырырга киңәш ителә.
Эремчек суыннан пилинг
Косметологиядә нигезендә сөт кислотасы булган пилинглар кулланыла. Әлеге пилингны өйдә эремчек суыннан да ясарга була. Моның өчен эремчек суында тукыманы чылатабыз һәм чистартылган биткә ябабыз. Шул рәвешле 15-20 минут ятып торабыз. Мондый пилингны коры тиреле ханымнарга - 10 көнгә бер, майлы тирелеләргә атнага бер тапкыр кулланырга киңәш ителә.
Эремчек суын туңдырырга да була. Аннары бу бозларны белән битне ышкырга кирәк. Бит тиресе күзгә күренеп яхшырачак.
Фото: modnaya-eda.ru