-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
19 июль 2022, 13:50

Кара карлыганнан тәмле кайнатма

Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да.

Кара карлыганнан тәмле кайнатма
Кара карлыганнан тәмле кайнатма
Бакчада кара карлыган пешәр вакыт та җитте. Кара карлыганның җиләкләре әчкелтем булгангамы, аны күпләр үз итми, бала-чага да борынын гына җыера. Карлыган кайнатмасын да телне йотарлык тәмле итеп әзерләп була. Түбәндәге ысул белән кайнаткан кайнатма желе кебек куе була һәм озак саклана да.

Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк. Кайнатма савытына 6 стакан су салабыз, ул кайнап чыгуга шуңа 3 килограмм шикәр комын кушып, болгата-болгата 3 минут кайнатабыз. Сиропка әзерләп куйган 4 килограмм карлыганны кушабыз, ул кайнап чыккач, тагын 15 минут чамасы талгын утта кайнатабыз. Газны сүндергәч, кайнатмага калган 3 килограмм шикәр комын өстәп, ул эреп беткәнче бутыйбыз.

Кайнатманы суытып, банкаларга тутырыр алдыннан янә җылытып алырга кирәк. Кышкылыкка банкаларга ябып куярга да була, суыткычта да яхшы саклана.

 
Фото: spmguild.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: