+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
19 июль 2022, 14:33

Кайсы азык-төлек артык тирләүгә китерә?

Эссе көннәрдә бу азыкларны азлап кына кулланыгыз.

Кайсы азык-төлек артык тирләүгә китерә?
Кайсы азык-төлек артык тирләүгә китерә?

Тирләүдән интегүчеләргә нинди продуктлардан баш тартырга? Моның турында табиб-педиатр, нутрициолог, интегратив һәм превентив медицина өлкәсендә белгече Ирина Юзуп сөйләгән.

Ул билгеләп үткәнчә, чиста тир - тоз һәм судан тора һм анда ис бөтенләй юк. Ләкин кеше нервылана икән, бизләр аерым матдә бүлеп чыгара. Моннан тыш, култык асты бактерияләр өчен уңайлы урын булып тора, алар ис барлыкка китерә дә инде.

Шулай ук кайбер продуктлар тир исенә йогынты ясый. Бу - алкоголь, баллы һәм газлы эчемлекләр, сарымсак, пешкән йомырка, кәбестә, яшел суган, тмин һәм карри.

Кофены һәм газлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану, әчкелтем азык һәм рационда натрий глутаматының күп булуы аркасында шулай ук күп тир бүленергә мөмкин. Шулай ук алкоголь, тәмәке, стресслар, йокы туймау һәм кайбер даруларны кабул итү дә артык тирләүгә сәбәпче була ала.

Фото: opote.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: