+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 июль 2022, 10:20

Ялдан нинди сувенирлар алып кайтырга ярамый?

Без дусларыбызны һәм якыннарыбызны ялдан сувенирлар белән сөендерергә күнеккәнбез, һәм алар теләсә нинди бүләккә шат булачагына ышанабыз, чөнки сез аларга игътибар бирәсез. Чынлыкта, үзеңә дә, дусларыңа да алып кайтырга ярамый торган кирәксез сувенирлар исемлеге бар.

Ялдан нинди сувенирлар алып кайтырга ярамый?
Ялдан нинди сувенирлар алып кайтырга ярамый?

Магнитлар. Кайчандыр популяр магнит бүләк итү традициясе әкренләп үткәндә кала. Эш шунда ки, алар декор күзлегеннән караганда файдасыз булып чыкты. Суыткычтагы магинитлар интерьерны боза, һәм бары тик эленеп, тузан җыеп утырачак. Әгәр алар берәр төрле фигура рәвешендә булса, аларны чистарту авыр.

Язулы майкалар. Сувенир кибетләрендә игътибарны җәлеп итә торган гадәти булмаган һәм көлке язулы шактый күп футболкалар сатыла. Алар курортта пляжга йөртү өчен яхшы булачак, тик менә шәһәрдә сез аларны киеп йөри алмыйсыз инде. Беренчедән, алар бик үк сыйфатлы булмаган материалдан эшләнгән, икенчедән, үтеп баручылар бу мәгънәсез язуларны дөрес аңламаска мөмкин.

Статуэткалар. Сувенирлар сыйфатында шулай ук дельфиннар, су анасы һәм диңгез җанварлары формасында төрле статуэткалар белән дә хәл магнитлар белән кебек үк. Алар һәр интерьерга ярашмый, һәм иң яхшы очракта кайда да булса шкафта тузан җыеп утырачак. Яки аны ташлаячаклар яисә кеше күрми торган урынга куячаклар.

Милли кием. Элек туристлар еш кына көнчыгыш илләреннән милли киемнәрне алып кайта иде, ул да аннары шактый озак вакыт шкафта ята, ә азактан аны чүп чиләгенә ташлыйлар яки эшкәртүгә тапшыралар. Сувенир кибетендә сез иң яхшы очракта да бер тапкыр да киеп булмый торган сыйфатсыз материаллардан тегелгән милли кием сатып алачаксыз, дип яза “Рамблер”.

Фото: Pexels

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: