+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
21 июль 2022, 10:56

Тормыштан ял итә беләсезме?

Медицина галимнәре фикеренчә, даими йокы туймау психик, йөрәк-кан тамырлары һәм башка авыруларга китерә. Француз драматургы Пьер Декурсель: “Йокы ул — тормыштан ял итү”, дигән. Ә асылда бөтенләй киресе килеп чыга: тормыш мәшәкатьләре басты, “тормыштан ял итәргә” бөтенләй вакыт калмый. Күпләребез йокысызлыктан интегә, йокласаң да, изелеп, талчыгып уянасың, кыймылдыйсы да килми.

Тормыштан ял итә беләсезме?
Тормыштан ял итә беләсезме?

Даими йокы туймау нәтиҗәсендә кешенең хәтере начарая, ул фикер туплый алмый, чыдамлылыгы бетә. Кеше тиз кызып китә, төшенкелеккә бирелә. Диабет, симерү, инсульт белән чирләү, үз-үзеңә кул салу куркынычы берничә тапкыр арта. Табиблар сау-сәламәт кешеләрдә дә суицид очраклары ике тапкырга артуын билгели.

Галимнәр моны “кешенең рухи сәламәтлеген көйләүче механизмнар какшау” дип аңлата. Бөер өсте бизләре, мисал өчен, күбрәк стресс гармоннары бүлеп чыгара, нәтиҗәдә кеше юк-барга да кызып китә, бер сәбәпсез кәефе кырыла, ачуы килә — кыскача әйткәндә, аның нервылары ярсый.

Симерүне табиблар болай аңлата. Гадәттә аз йоклаучы кешеләр ярты тәүлеккә таләп ителгән калорияләрне кичке 9 белән иртәнге сәгать 6 арасында алалар. Нәкъ шушы вакытта бөтен ашаган тире асты күзәнәкләрендә туплана. Даими йокы туймау нәтиҗәсендә матдәләр алмашынуын стимуллаштыручы һәм ашыйсы килү тойгысын киметүче гармон — лептин 20 процентка азая. Шул ук вакытта канда 20 процентка аппетитны китерүче грелинны күбәйтә. Табиблар фикеренчә, төнлә 2 сәгатькә азрак йоклау нәтиҗәсендә 24 процент хатын-кыз һәм 20 процент ир-егетләр симерүдән җәфа чигә.

Хәтта бер сәгатькә азрак йоклау коронар кан тамырларында кальцийның 16 процентка күбрәк туплануына һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә. Йомгаклап әйткәндә, кешенең гомер озынлыгы һәм организмның “тузуы” төн эчендә аның организмы ничек үзенең элекке хәленә кайтуына турыдан-туры бәйле.

Ничә сәгать йокларга дигәндә, борынгы римлеләрнең әйткәнен искә төшерәләр. Алар: “Яшь егет тә, карт та 6 сәгать йокласа җитә. Ялкау 7 сәгать йокласын, 8 сәгать йокыны беркемгә дә рөхсәт итмәгез”, дип өйрәткәннәр.

 

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: