+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 июль 2022, 11:20

Җәйге салкын борщ әзерли беләсезме?

Эссе көннәрдә бу тәмле салкын аш сусауны да баса, туйдыра да. Өстәвенә, ул бик файдалы! Аны әзерләве дә авыр түгел.Әйдәгез, өйрәнәбез!

Җәйге салкын борщ әзерли беләсезме?
Җәйге салкын борщ әзерли беләсезме?

Өч пешкән кызыл чөгендер, ике кыяр, 2-3 пешкән йомырка, бераз укроп һәм яшел суган, өч кашык каймак, яртышар литр кефир һәм салкын кайнаган су, тәменчә тоз кирәк булачак.
Чөгендерне эре кыргычтан үткәрегез, йомырканы, кыярны, яшел аш тәмләткечләрне вак итеп турагыз. Каймак һәм тоз өстәп, яхшылап бутагыз. Хәзер өстенә кефир һәм кайнаган салкын су коегез. Ярты сәгатькә суыткычка куеп торыгыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: recept-borscha.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: