+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 июль 2022, 11:24

Суганны кайчан алырга?

Бакчачылар соңга калмаска киңәш итә.

Суганны кайчан алырга?
Суганны кайчан алырга?

Җиләк-җимеш җыюдан туктап, акрынлап, яшелчәгә дә күчә башларга вакыт. Иң беренчеләрдән булып түтәлләрдә суган өлгерә. Суганны вакытыннан алда алсаң, ул формалашырга җитешми, шуңа да төрле корткычлар үтеп кереп, уңышка зыян китерергә мөмкин. Ә соңга калсаң, суганның кабыгы әрчелә, тамыры үсә, ә бу озак сакланмауга китерә. Суган җыю вакытын билгеләве шактый гади.

1. Аның сабаклары саргая, кибә һәм түтәлгә ята башлый. Гадәттә, суганны июль ахырыннан алып августның уртасына кадәр алалар.

2. Математика ысулы белән дә санап чыгарырга мөмкин. Утыртканнан соң, суган 68-83 көндә өлгерә. Шулай ук җәйнең ничек килүенә дә игътибар итәргә кирәк. Әгәр суык булып, яңгырлар еш яуса, суганның үсеше озаккарак сузыла, шуңа күрә җыеп алу вакыты да күчерелә. Ләкин артык соңга калырга ярамый, чөнки яңгырлар вакытында яңа тамырлар барлыкка килергә мөмкин.

3. Суганны дөрес җыярга кирәк. Аны коры көнне алырга, кирәк булса, бераз көрәк белән казып җибәрергә мөмкин. Йолкып алган суганның балчыгын берүк җиргә какмагыз, аның башына зыян киләчәк. Суганнарны кояшта әйләндерә-әйләндерә киптерәсе. Соңыннан җиләс урынга күчереп, берничә көн тотасы. Әгәр һава торышы мөмкинлек бирсә, аларны түтәлдә кипкәнче калдырсаң да була. Бу очракта төнгә өстенә берәр материал ябарга кирәк.
Кыяк калдыкларын өзәргә ярамый, чөнки андагы туклыклы матдәләр суганның өлгереп җитүенә ярдәм итә. Соңыннан эре, ачык муентыклы һәм төпләре зарарланган суганнарны аралыйсы гына кала.

Сакларга куяр алдыннан кипкән суганның тамырын һәм сабагын бераз калдырып кисәләр. Суганны якынча 0 градуслы коры бинада, башка яшелчәләрдән ераграк урында саклыйлар.

Фото: botanichka.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: