+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 июль 2022, 15:40

Кура җиләгеннән повидло

Табада коймак чыжлатканда өстәл түренә бу повидло куелса, чәйләр аеруча тәмле була.

Кура җиләгеннән повидло
Кура җиләгеннән повидло

Бакчада кура җиләкләре өлгерде. Аларның нинди генә сортларын үстерми хәзер бакчачылар! Төсләре дә күзнең явын алырлык: кып-кызылы, алсу һәм сары төстәгеләре... Хуҗабикәләр кайнатмасын да ясый, блендердан чыгарып, шикәр комы бутап, туңдырыгычка куя, уңганнар кагын да коя. Кура җиләгеннән әзерләнгән повидло да бик тәмле килеп чыга. Табада коймак чыжлатканда өстәл түренә кура җиләге повидлосы куелса, чәйләр аеруча тәмле була.

Кура җиләгеннән повидло әзерләүнең ике ысулын тәкъдим итәбез.


Беренче ысул. Пешкән җиләкләрне чүпләреннән чистарткач, агач төйгеч белән изәбез һәм вак тишекле сөзгеч аша чыгарабыз. Кура җиләгенең төшләре калса, повидлоның төсе ямьсез була, кызу утта кайнатканда көеп тә китә. Сөзгән массаның һәр килограммына 600 грамм шикәр комы кушып, башта - уртача кызулыктагы утта, аннары салмак утта кайнатабыз. Кайнатканда бутап торырга кирәк. Повидлоны кайнар килеш әзер банкаларга тутырабыз. Бу ысул белән әзерләнгән повидло бик “йомшак”, ачык төстә була. Кура җиләгенең тәме дә, хуш исе дә саклана.

Тагын бер ысул:
Кура җиләгеннән повидлоны төшләрен алмыйча да әзерләргә була. Әзер җиләкләрне савытка салырга, 10 килограмм кура җиләгенә 0,5 литр су һәм 6 килограмм шикәр комы кушарга. Уртача кызулыктагы утта бутый-бутый әзер булганчы кайнатырга. Болай эшләгәндә повидлоның төсе куе кызыл була.
Банкаларны салкынча урында сакларга киңәш ителә.

 

Фото: империяпирогов.рф

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: