+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 июль 2022, 09:10

Буын сызлавын да баса...

“Роспотребнадзор” белгечләре йөрәк һәм буыннар сәламәтлеге өчен кура җиләге ашарга киңәш итә.

Буын сызлавын да баса...
Буын сызлавын да баса...
Бакчага чыккан саен берничә кура җиләге өзеп кабарга тырышыгыз. Белгечләр дә бу файдалы җиләкне күбрәк ашарга киңәш итә.

“Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт” экспертлары русиялеләргә июль азагында рационга кура җиләге кертергә тәкъдим итә.

Өлгергән кура җиләгендә бик күп файдалы матдәләр һәм витаминнар бар, җиләкләр органик кислоталарга, пектинга, В төркеме витаминнарына бик бай. Антиоксидант матдәләр ярдәмендә кура җиләге баш миенең эшен яхшырта һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен киметә.

“Әгәр дә көн дә аз-азлап кына кура җиләге ашасаң, йөрәкнең сәламәтлеген сакларга була. Тикшеренүләр әлеге җиләкне куллануның йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычын киметүен, тромбоцитлар туплануны булдырмый калуын һәм кан басымын киметүен раслады", — дип билгеләп үтә экспертлар.

Кура җиләге буыннарның ялкынсынуына каршы көрәшергә ярдәм итә, җиләкне даими куллану артрит үсеше куркынычын киметә һәм авыртуны баса.

 
Фото: flo.discus-club.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: