-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 июль 2022, 12:30

Кавынны дөрес итеп ашагыз!

Әлеге җимешне дә дөрес итеп ашый белергә кирәк.

Кавынны дөрес итеп ашагыз!
Кавынны дөрес итеп ашагыз!

Юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда, шикәр чире, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте көчәйгәндә кавын ашарга ярамый.

Кавынны берьюлы күпләп ашау киңәш ителми, ул эчәклеккә көч китерергә һәм эчәклек чәнчеп-чәнчеп авыртуга сәбәпче булырга мөмкин. Моннан тыш, кавынны тукланганнан соң 2-3 сәгать узгач кына ашарга ярый, чөнки ул башка бер генә ризык белән дә ярашмый.

Кавын ашагач, су, әче сөт һәм шулай ук исерткеч эчемлекләр эчү тыела. Кавынның сөт, әче сөт ризыклары, йомыркалар белән дә дуслыгы юк. Әгәр кавын ашагансыз икән, ул көнне югарыда аталган ризыклардан баш тартыгыз.

uborka-v-dome.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: