+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
29 июль 2022, 09:55

Бөерләр яхшы эшләсен, дисәң...

Табиб-диетолог җәйне сыеклыкка бай яшелчә-җимешләрне күбрәк ашарга киңәш итә.

Бөерләр яхшы эшләсен, дисәң...
Бөерләр яхшы эшләсен, дисәң...
Бөерләр яхшы эшләсен өчен сыеклыкка бай булган яшел тәмләткечләр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр иң файдалы ризыклар санала, әмма рацион төрле булырга тиеш. Бу хакта табиб-диетолог, диетологлар, нутрициологлар ассоциациясе әгъзасы, медицина фәннәре кандидаты Дарья Русакова белдерә.

"Бөерләр өчен җиләк-җимеш, яшелчә, петрушка, укроп, сельдерей кебек яшел тәмләткечләр аеруча файдалы. Шулай ук бакча җиләге, җир җиләге, кура җиләгенең файдасы бик зур. Сыеклыкка бай яшелчәләр: кыяр, ташкабак, кабак та бөер эшчәнлеге өчен иң кирәклеләрдән санала. Әмма рацион төрле булырга һәм чи яшелчә һәм җиләк-җимеш белән аралаштырып, майсыз балык һәм ит кертелергә тиеш”, — ди Дарья Русакова.

Бөерләргә артык аксымлы ризыклар ярамый, дип билгели медицина фәннәре кандидаты. "Бөерләр организмны чистарту функциясен башкара, артык сыеклыкны, матдәләр алмашы продуктлары чыгара. Майлы ит, балыкның майлы сортларын күп ашарга киңәш ителми. Алар бөерләр эшчәнлегенә зыян китерергә мөмкин", — дип аңлата ул.

Хәтта сөт ризыклары да бөер өчен зыянлы булырга мөмкин, ди белгеч. “Иң зыянлы — майлы аксымга бай ризыклар, әйтик, эремчек. Аны тәүлегенә 300 граммнан артык кулланырга ярамый. Ул бөергә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шулай ук, аскорбин кислотасына бай ризыклар да. Поливитаминлы препаратлар да зыян китерергә мөмкин", - дип нәтиҗә ясый диетолог.

 
 
Фото: news.myseldon.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: