+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 август 2022, 11:55

Ташкабактан бик тәмле икра

Бакчада ташкабаклар күбәеп киттеме? Кышкылыкка бердигән ризык булырлык икра әзерләгез.

Ташкабактан бик тәмле икра
Ташкабактан бик тәмле икра
Бакчачылар ташкабакны аеруча яратып үстерә, чөнки бу яшелчәнең файдасы да күп, аннан бик тәмле ризыклар да әзерләргә була. 20 сантиметрга кадәр үскән ташкабакны өзеп ашарга була, артык үсеп китсә, тәме үзгәрә һәм кабыгы катып китә. Артык үскән ташкабаклар яңаларына үсәргә ирек бирми.

Әгәр дә сентябрь ахырына кадәр яңа өлгергән яшелчә өзеп ашыйсыгыз килсә, аларга артык үсәргә юл куймагыз. Иң яхшысы, кышкылыкка икра эшләгез. Бик тәмле дә, файдалы да ул. Икенче ашлар янына бердигән ризык та булачак.

Икра әзерләү өчен 3 килограмм ташкабак, 2 килограмм помидор, 3-5 татлы борыч, 4 баш сарымсак, 3 кишер, 1 әче борыч, 1 стакан үсемлек мае, 6 чәй калагы тоз, 8 чәй калагы шикәр комы һәм 3-4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе кирәк булачак.

Ташкабакны, татлы борычны, кишерне ваклап турыйбыз (кухня комбайны аша чыгарырга да була), помидорны иттарткыч аша яисә блендерда ваклыйбыз.

Иң башта казанга үсемлек мае салабыз, ул кызгач, помидорны салып кайнатып чыгарабыз һәм кишер өстибез. Аларны 20 минут кайнатканнан соң, ташкабакны, әче һәм татлы борычны кушып, янә 40 минут кайнатабыз. Сүндерергә биш минут кала кыргычтан чыгарылган сарымсакны һәм аш серкәсен салып, яхшылап болгатабыз.

Икраны стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, җылы урынга каплап куябыз. Шулай эшләгәндә, ул бик яхшы саклана да.

 
 
Фото: nazimurecept.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: