+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 август 2022, 08:50

Мин дезертирмы?

— Мин Украинадагы хәрби махсус операциядә февральдән майга кадәр катнаштым. Алга таба бу эштән баш тарттым, контрактны үтәмәү буенча, миңа беркетелгән коралны, эшләрне һәм вазыйфаны тапшырдым. Хәзерге вакытта мин эштән бушатылдым инде.Яңа эшкә урнашам, һәм менә проблема: килгән документларда “дезертирлык” дип язылган. Миңа нәрсә эшләргә? Бернинди дезертирлык та булмады, мин коралны тапшырдым, контрактны үтәмәү сәбәпле, азат ителдем.

Мин дезертирмы?
Мин дезертирмы?
— Дезертирлык хокук саклау органнары, шул исәптән хәрби прокуратура нәтиҗәләре нигезендә бирелә. Әгәр сезнең документларда шулай язылган икән, аны бары тик бер ысул белән — суд аша гына гамәлдән чыгарырга мөмкин. Әгәр вазыйфа бурычларын тиешенчә үтәвегезне дәлилли алсагыз, әлбәттә.
Судка кулыгызда булган барлык документларны, контрактны үтәмәү буенча хезмәттән азат ителү һәм шәхси состав исемлекләреннән чыгарылу турында боерык күчермәсен беркетергә кирәк булачак.
Әмма сезнең очракта суд сезнең яклы булуы икеле. Хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар өчен, контракт шартларын бозып, эштән бушатылуның нәтиҗәләре барыбер начар булачак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: