+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 август 2022, 14:48

Аякларны көзән җыермасын өчен

Аякны көзән җыера икән, гади генә шушы ысулны кулланып карагыз.

Аякларны көзән җыермасын өчен
Аякларны көзән җыермасын өчен

Һәр иртә-кич табан астын лимон суты белән уарга кирәк. Оекбашны ул аякка тулысынча сеңеп беткәч кенә киегез.

Нәтиҗәсе булсын өчен моны 14 көн дәвамында эшләргә кирәк. Суган кабыгын төнәтеп эчү дә аякны көзән җыерудан котылырга ярдәм итә.

Моның өчен бер чәй калагы вакланган суган кабыгына бер стакан кайнар су салып, 10 минут төнәтергә кирәк. Аны йоклар алдыннан эчсәң, төнлә аякны көзән җыерудан интекмәссез.

Фото: food.inmyroom.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: