+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
13 Августа 2022, 03:30

Кредит бирмиләр...

— Моннан берничә ел элек микрофинанс оешмаларыннан кредит карталары һәм займнар җыйдым. Хәзер Кредит тарихлары бюросында рейтинг 7гә төште, беркайда да кредит бирмиләр. Яхшы эшкә урнаштым, кредитларны аз-азлап түлисем килә, ә кредит бирүче юк. Нәрсә эшләргә? Бурыч суммасы — 250000 сум.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кредит бирмиләр...Кредит бирмиләр...
Кредит бирмиләр...
— Әгәр Сез хәзер яхшы түләүле эшкә урнашкансыз икән, кредитларны хезмәт хакыннан түли башларга кирәк. Аннары зур булмаган күләмдә кредитлар алып карарга һәм аларны вакытында түләргә. Шулай акрынлап кредит тарихы яхшыра башлаячак. Шул рәвешле, биш елда рейтингыгызны тергезергә мөмкин.
Киләчәктә беркайчан да микрофинанс оешмасыннан кредит алмаска тырышыгыз.

 

Автор:Резеда Галикәева