+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 август 2022, 15:28

Крыжовникка әфлисун кушыгыз

Кышын чәй эчкәндә бу тәмлекәчне өстәлгә куярга онытмагыз.

Крыжовникка әфлисун кушыгыз
Крыжовникка әфлисун кушыгыз

Кышкылыкка крыжовникны ничек сакларга белмисезме?

Моның өчен 1 килограмм крыжовникны блендер аша үткәргәндә ике әфлисун һәм бер лимон өстәп җибәрегез. Лимон белән әфлисунны чистартмасаң, катнашманың тәме әчкелтем була. Катнашмага 1 килограмм чамасы шикәр комы да кушып, яхшылап бутагач, эреп беткәнче тотарга кирәк. Аннары суыткычка алып куясы гына кала.

Аны туңдыргычта саклаган очракта, шикәр комының яртысы гына алына. Шулай эшләгәндә кышны чәй эчәргә бик тәмле дә, файдалы да була.

Фото: topogorod.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: