Арышны 25 августтан сентябрь урталарына кадәр чәчәргә кирәк. Аны бушап барган түтәлләргә дә чәчәргә ярый. Кышка кадәр ул тишелеп, үсеп калырга өлгерә. Язын туфрак туңнан эрү белән тагын уяна. Төп культура чәчәргә ике атналап кала түтәлне казыйлар.
Бер сутый җиргә 1,8 килограмм арыш кирәк булачак. Аны бабайлар ысулы (сибеп) белән, яки рәт-рәт итеп чәчәргә мөмкин. Яшел ашламаны куерак чәчү яхшырак.
Мондый ашламаның тирестән өстен ягы шактый. Беренчедән, арзангарак төшә. Сезгә орлык өчен генә түлисе. Икенчедән, тирес керткәндәге кебек, бакчага миллионлаган чүп орлыгы күчми. Ул, киресенчә, чүп үләннәрен кысрыклый.
Яшел ашлама туфракта файдалы микроорганизмнарны 1,5-2 тапкыр арттыра, ә бу туфракның биологик активлыгын яхшырта. Сидератлар (бу очракта — арыш) туфрактагы куркыныч паразит — нематоданы һәм башка чирләрне кисәтергә ярдәм итә.
Бакчага ашлама буларак гәрчич, борчак чәчәргә дә мөмкин. Алар бәрәңгенең төп дошманы булган проволочниктан да коткара.