+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
21 Августа 2022, 09:25

Миңа түләүсез торак тиешме?

— Мин — хәрби хәрәкәтләр ветераны, контракт буенча Чечняда хезмәт иттем. Торак шартларын яхшыртуга нинди өстенлекләргә исәп тота алуымны беләсем килә.

Миңа түләүсез торак тиешме?Миңа түләүсез торак тиешме?
Миңа түләүсез торак тиешме?
— 2005 елның 1 гыйнварына кадәр торак алу өчен исәпкә баскан хәрби хәрәкәтләр ветераннары федераль бюджет исәбенә торак белән тәэмин ителә. Акча күләме 18 квадрат метр гомум торак мәйданыннан һәм Русия субъекты буенча гомум торак мәйданының 1 квадрат метр өчен уртача базар бәясеннән чыгып билгеләнә.
Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына торак биналары бирү, шулай ук торак төзү яисә сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү бирү тәртибе Русия субъектлары законнары белән ныгытылган.
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган һәм 2005 елның 1 гыйнварыннан соң исәпкә баскан сугыш хәрәкәтләре ветераннарын торак белән тәэмин итү торак законнары нигезендә гамәлгә ашырыла. Русия Торак кодексының 51 мәддәсендә торакка мохтаҗ гражданнарны исәпкә алу нигезләре исемлеге билгеләнгән. Исәпкә басу өчен яшәү урыны буенча урындагы үзидарә органына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас