+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 август 2022, 12:46

Картаймас өчен... помидор ашарга кирәк!

Помидор матдәләр алмашын да яхшырта.

Картаймас өчен... помидор ашарга кирәк!
Картаймас өчен... помидор ашарга кирәк!

Глюкоза, фруктоза, органик кислоталардан кузгалак, лимон, янтарь, алма, шәраб кислоталары, пектин, С, Е һәм В төркеменә керүче витаминнарга бай помидорда кан ясалышында катнашучы фолий кислотасы да күп. Моннан тыш, аның составында күзләргә уңай йогынты ясаучы каротин да бар.

Помидор матдәләр алмашын яхшырта. С һәм А витаминына бай булганлыктан, иммунитетны ныгыта.

Помидор ашарга яраткан кеше акрынрак картая, ди галимнәр. Ник дигәндә, ул организмдагы кислота-селте балансын җайга салырга ярдәм итә.

Помидор составындагы «ликопин» дигән матдә яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый. Ул бик көчле антиоксидант санала, яман шешне генә түгел, йөрәк-кан тамырлары авыруларын да булдырмый. Ликопин термик эшкәртү узган помидорда яңа өзелгәнендәгегә караганда күбрәк була. Никадәр озаграк пешерәсең, ликопин да шулкадәр күбрәк туплана. Шуңа күрә дә өйдә ясалган кетчуп, томат суты, томат соусларын куллану да файдалы.

Фото: kto-chto-gde.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: