-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 август 2022, 18:35

Тылсымлы сут ясый беләсезме?

Аны әзерләү бик җиңел. Бу эчемлек чибәрләтә, яшәртә, ябыктыра, сәламәтлендерә дә.  

Тылсымлы сут ясый беләсезме?
Тылсымлы сут ясый беләсезме?

Бер чөгендер, ике кишер һәм бер алма кирәк. Юып, чистартып, барысын бергә сут сыккычка салып, сут ясарга кирәк.

Аның мондый авырулардан файдасы бар:
– яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый;
– бавыр, бөер, ашказаны асты бизе, ашказаны җәрәхәте авыруларын кисәтә;
– үпкәләрне ныгыта, йөрәк өянәге һәм югары кан басымыннан саклый;
– иммун системасын ныгыта;
– күз авыруларын кисәтә, күз кибү, кызару, арпа чыгуны булдырмый;
– мускуллар авыртканда, авыр физик хезмәттән соң файдалы;
– токсиннарны чыгара, эчне йомшарта, тирене матурайта, сафландыра;
– авыздагы начар исне бетерә;
– ябыгырга теләүчеләр өчен дә файдалы.

Әлеге сутның зыяны юк. Ике атна рәттән эчсәгез, халәтегез ничек яхшыруын үзегез дә сизәрсез. Сутны чыгарып алу белән үк эчәргә кирәк.

Фото: krasunia.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: