+2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 август 2022, 13:11

Дөрес туклану серләрен беләсезме?

Ризыкны ашар алдыннан гына әзерләргә кирәк. Суыткычтан алынган ризыкны җылытканда да андагы файдалы матдәләр кими. Ризыкны яхшы кәеф белән әзерләү дә мөһим.

Дөрес туклану серләрен беләсезме?
Дөрес туклану серләрен беләсезме?

Иртәнге һәм көндезге ашлар – углеводка, кичке аш аксымга бай булсын, дип санала. Яшелчә, җиләк-җимеш, тамыразыклар, бөртекле, кузаклы азыклар, чикләвекләр, бал, ашый торган үләннәр, гөмбә, сөт, йомырка кеше өчен бик файдалы.

Эшкәртелмәгән һәм вегетариан ашамлыклар матдәләр алмашу барышының тизлеге артуга тәэсир итә һәм симерү, гипертония, атеросклероз һәм башка авырулар булганда дәвалау эффектына ия, профилактик чара буларак хезмәт итә.

Артык кайнар яисә артык салкын ашамлык кулланырга ярамый. Шулай ук бер ашауда контраст температуралы ризык кулланмаска кирәк, чөнки югары һәм түбән температурада ашкайнату бизләренең кирәкле матдәләр эшләп чыгару функцияләре түбәнәя. Нәтиҗәдә, ашказанының сыекча бүлеп чыгару һәм ризык үзләштерү сәләте кими.

Туклану режимын саклау мөһим. Бу очракта ферментлар бүлеп чыгару активлаша, ризык тулысынча үзләштерелә. Ашарга 1-2 сәгать кала физик эш башкару да файдалы. Бары тик ачыгу сизгәннән соң гына ашарга кирәк. Ачыгу хисе алдан ашалган ризык ашкайнату һәм үзләштерүнең барлык стадияләрен үткәч кенә барлыкка килә. Ашамлыкны аның тәме беткәнче чәйнәргә һәм бары тик шуннан соң гына йотарга кирәк. Ашыкмыйча әкрен генә ашау сәламәтлек өчен файдалы.

Кеше көненә 2 литрга якын сыеклык эчәргә тиеш. Ашау арасы 3-4 сәгатьтән ким булмасын.

Иң гади кагыйдәләрне истә тотыгыз: иң беренче сыек азыкларны, аннан соң катыларын; элек чиләрен, аннан соң пешерелгәннәрен; баллы ризыкны – ашаганга кадәр; майлы ризык – азактан; ачы ризык һәм алкогольне ач тамакка кабул итмәскә; кайнар яки салкын ашамлыкларны тән температурасына якын җылылыктагы ризыктан соң гына ашарга кирәк, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: