+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 август 2022, 11:20

Помидорны... каклагыз!

Әйе, әйе, нәкъ шулай! Бигрәк тә помидор уңышын нишләтергә белмәсәгез. Бик тәмле һәм файдалы кабымлык килеп чыгачак. Ә аны кыш көне икмәк өстенә сыр яисә ит кисәге белән бергә салып ашап җибәрсәң! Мммм...

Помидорны... каклагыз!
Помидорны... каклагыз!

Суты аз булган “итле” помидорлар кирәк булачак. Аларны телемләп турап, табага җәеп чыгыгыз. Аерым савытта кара борыч, тоз һәм шикәрне тигез күләмдә алып, бергә бутагыз һәм помидор кисәкләре өстенә мул гына сибеп чыгыгыз. Помидорлы табаны 4-5 сәгатькә 125 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз.

Помидорлар мичтә вакытта сарымсакны һәм үзегезгә ошаган аштәмләткечләрне (мәсәлән, базилик яисә укроп) вак итеп турыйбыз. Өстенә яхшы сыйфатлы зәйтүн мае коябыз, бутыйбыз.

Помидорларны мичтән алгач, зур булмаган банкаларга тутырабыз. Һәр катлам помидор өстенә тәмләткечле зәйтүн мае салабыз. Банкаларга салып бетергәч, май помидоларны бер сантиметрга каплап торырга тиеш. Иң соңыннан банкаларга бер калак бальзамлы уксус салып куйсагыз була.

Какланган помидорларны суыткычта сакларга кирәк.
Бу тәмле яшелчәне каклагач та шунда ук ашап карамасагыз да була, чөнки бу очракта аларның кышкылыкка калмау ихтималы югары.

Фото: vosadu-li-vogorode.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: